Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектта булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озата йөрде.
Программада беренче объект Бутлеров урамындагы элеккеге Александр приюты бинасы булды. Мәдәни мирас объекты 1889 елда төзелгән. Революциягә кадәр биредә кызлар өчен приют урнашкан булган, ә 1917 елдан соң бинаны Галимнәр йортына тапшырганнар. 1993 елдан объект Татарстан Фәннәр академиясе карамагында. 2014 елдан биредә Халиков ис. Археология институты теркәлгән. Соңгы тапкыр капиталь ремонт 1980 елларда ук үткәрелгән. 2022 елда аварияләргә каршы эшләр башкарылган: төзүчеләр фундаментны һәм диварларны ныгытканнар. Бинаны карап чыккач, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына һәм Татинвестгражданпроектка киләчәктә ремонт-реставрация эшләрен башкаруга проект-смета документациясен эшләргә кушты.
Аннары Татарстан Рәисе Груздев урамындагы «Казанские наличники» скверын карады. Олеся Балтусова сөйләгәнчә, 2023 елда «Том Сойер Фест-Казан» тарихи мохитне саклау өчен волонтерлык хәрәкәтенең 300гә якын активисты ташландык җир кишәрлегендә сквер төзүгә алынган. Проект партнерларының бушлай ярдәме белән скверны төзекләндерү эшләре быел төгәлләнгән. Яңа шәһәр киңлеге ачык һавада агач тәрәзә йөзлекләре күргәзмәсеннән гыйбарәт. Биредә һәр экспонат үз тарихын беренче заттан сөйли. Күргәзмә яңа экспонатлар белән тулылана. Әйтик, бүген монда тагын бер йөзлек ачтылар - скверда ул бердәнбер йолдызлы һәм тәрәзә капкачлы. Узган гасырның 50 нче елларында ук ул Бөек Ватан сугышы ветераны йортын бизәгән. Вакытлар узу белән гаилә күчеп китә, ә иске йортны сүтәргә булалар. Йөзлекне саклап калганнар һәм музейга тапшыра алганнар.
Татарстан Рәисе активистларга шәһәр тарихына, халык һөнәрчелеге традицияләрен саклауга игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде. "Безнең традицияләрне саклап калу, бу йөзлекләрне бик яхшы эшләгән осталарны табу - сезнең тарафтан бик зур эш башкарылды. Бездә яңа һөнәрчелек үзәге булачак һәм без һичшиксез бу тематиканы анда үстерәчәкбез. Бу сквер халык өчен дә, туристлар өчен дә бик кызыклы урын булачак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан соң Татарстан Рәисе Рәхмәтуллин/ Профсоюзлар урамындагы тарихи кварталда торгызу эшләре темпларын бәяләде. Һәйкәлләр комплексы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2011 елда кварталны караганнан соң реставрацияләүгә куелган. Кварталны үстерү концепциясе архитектор Марсель Искәндәров тарафыннан эшләнгән һәм ТРның Тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында расланган. Тарихи комплекс территориясендә 1873 елда танылган революционер Николай Бауман туган һәм яшәгән йорт (федераль әһәмияттәге һәйкәл), Пискунов йорты (республика әһәмиятендәге һәйкәл), Дворяннар җыелышы кунакханәсе бинасы (федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты) һәм башка тарихи объектлар урнашкан. Торгызу эшләре этаплап алып барыла. Рөстәм Миңнеханов төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын - Сапугольцев утары флигелен карады. Монда эшләр төгәлләнгән инде, киләчәктә картиналар күргәзмәсен, шул исәптән Татарстан рәссамнары эшләрен уздыру планлаштырыла.
Аннан соң элеккеге «Адонис» фабрикасы территориясе һәм «Дряблов (Михляев) йорты, XVIII гасыр» мәдәни мирас объекты булды. Дряблов (Михляев) йорты - Петр чорының уникаль архитектура һәйкәле, Казанның иң иске гражданлык бинасы. Элеккеге «Адонис» фабрикасы бинасы шулай ук кыйммәтле тарихи бина булып тора. Ике катлы корпус 1825 елның язында төзелә башлый. Хәзер бинаның торышы чикләнгән эшкә сәләтле дип бәяләнә. Объектлар тарихи-мәдәни кыйммәткә һәм үзенчәлекләргә ия. Рөстәм Миңнеханов әлеге объектларны реставрацияләүгә комплекслы рәвештә, Рәхмәтуллин/Профсоюзлар урамындагы тарихи квартал үрнәгендә килергә тәкъдим итте. Ул киләчәк пространство концепциясен эшләргә һәм этаплап ремонт-реставрация эшләрен башкарырга кушты.
Соңыннан Татарстан Рәисе Казанның Петропавел соборында булды. Рөстәм Миңнеханов гыйбадәтханә комплексы территориясендә алып барыла торган реставрация эшләре белән танышты, музей экспозициясен карады. Борынгы гыйбадәтханәдә булганда ТР Рәисен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озата йөрде.