Бүген илдә Укытучылар көне билгеләп үтелә, һәм бу безнең педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән сәбәп. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов искә төшерде.
Киңәшмә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. "Безнең һәрберебезнең укытучылары бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мәктәп укытучысы - ул һәр кешенең старты. Аннан без барлык белемнәребезне һәм күнекмәләребезне алабыз. Һәм мин республика җитәкчелеге исеменнән, барыбыздан да – укытучыларыбызга котлаулар җиткерүегезне сорыйм. Бигрәк тә мәгариф ветераннарына, аларга үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм, барлык педагогларга һөнәри уңышлар телим».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, бүген иң яхшы укытучыларны «Корстон» КСККда (Казан) һөнәри бәйрәмнәре белән котлаячаклар. Аннары Татарстан Рәисе җылы бирү сезоны башлану темасына кагылды. "Җылы бирү сезонын башларга вакыт җитте, - диде ул. – Узган ике атнада социаль челтәрләрдә яшәүчеләрнең фатирларга һәм социаль объектларга җылы бирә башлауны сорап мөрәҗәгать итүләре саны 4 тапкырга диярлек артты».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бер көндә үк барлык объектларга җылы җибәреп булмый. «Бүген инде тулы көч белән җылы бирергә кирәк, бигрәк тә социаль объектларга, - диде ул. - Җылы бирү процессында стандарт булмаган ситуацияләр килеп чыгуы ихтимал, шуңа күрә процедураны хәзер үк башларга кирәк».