Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, комиссиянең даими әгъзалары, ведомстволар җитәкчеләре һәм архитектура җәмәгатьчелеге әгъзалары катнашты.
Казанның тарихи җирлеге территориясендә яңа төзелеш проектларын гамәлгә ашыру турында шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхфәтуллина сөйләде. Комиссия каравына 11 объект чыгарылган: торак объектлар, офис биналары, күп функцияле комплекс һ.б. Фикер алышу барышында Петербург урамындагы төзелеш проекты кире кагылды, башка тәкъдимнәр хуплау тапты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, раслана торган проектлар мәдәни мирас объектларының һәм кыйммәтле мохит объектларының сакланышын тәэмин итәргә, шулай ук территорияләрнең барлыкка килгән күренешен бозмаска тиеш. Шулай ук республика Рәисе катларны саклау зарурлыгына, ә торак төзегәндә социаль объектларның зарурлыгын исәпкә алырга кирәклегенә игътибар итте.
Олеся Балтусова билгеләп үткәнчә, Халтурин урамындагы проектлаштырыла торган территориядә элек дары заводы начальнигы генерал-лейтенант Всеволод Лукницкий яшәгән йорт урнашкан булган. 1917 елда ул предприятиедә янгын нәтиҗәсендә һәлак була. Шулай ук бу урында Николай Чудотворец чиркәве урнашкан, генералны шунда күмгәннәр. Кызганычка каршы, тора-бара аның күмелгән урыны югалган. ТР Рәисе ярдәмчесе биредә истәлекле тамга куеп, Всеволод Лукницкий истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны хуплады. "Бик яхшы тәкъдим. Генерал Лукницкий Казан тарихы, республикабыз тарихы белән бәйле. Аның турында Һичшиксез истәлекне сакларга кирәк", - диде ТР Рәисе. Аннары «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгының баш архитекторы Павел Тиняев утрау территориясендә ике шәхси торак йорт төзү проектларын тәкъдим итте. Алар нигезендә - элек ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан архив мәгълүматлары нигезендә эшләнгән агач төзелеш объектларының типовой проектлары.
Рөстәм Миңнеханов проектларны гамәлгә ашырганда декоратив элементларга аерым игътибар бирергә өндәде. "Һичшиксез, оригиналь йөзлекләр булырга тиеш. Бүген без Казанда бик кызыклы скверда булдык, анда борынгы тәрәзә йөзлекләре күрсәтелде. Безнең мәдәнияттә бу һәрвакыт бар иде. Һәр торак пунктта тәрәзә һәм капкаларда матур йөзлекләр бар иде. Моны сакларга кирәк", - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Аннары комиссия әгъзаларына саклау предметы, территория чикләре һәм Мамадыш шәһәре тарихи җирлегенең шәһәр төзелеше регламентларына таләпләр проектын тәкъдир иттеләр.
Нотыклар белән ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков һәм Мәскәү Генплан институтының «Тарихи территорияләрне планлаштыру һәм анализлау» остаханәсе җитәкчесе Дмитрий Верховский чыгыш ясады. Тарихи-мәдәни тикшеренүләр нәтиҗәләре әйтелде. Аерым алганда, мәдәни мирас объектлары, шул исәптән элеккеге һөнәрчелек училищесы бинасы, Н.И. Щербаков йорты, сәүдәгәр Захаров йорты һәм башкалар ачыкланды.
Моннан тыш, Мамадыш тарихи җирлеге территориясендә яңа төзелешкә таләпләр эшләү тәкъдим ителде. Эшләнмә комиссия тарафыннан хупланды.