Бүген Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсенең хакиме Кырымбәк Кушәрбаев җитәкчелегендәге делегациясе ике көнлек визит белән Татарстанга килде. Делегацияне Казан халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы ветераны Фатых Минушевка “Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен” орденын тапшырды. Чара Казан Кремленең камилы залында узды, дәүләт бүләген тапшыру тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган кышкы чорга әзерлек буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Велес Капитал” инвестиция төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов һәм “Велес Капитал” инвестиция төркеме генераль директоры Сергей Жданов киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы иминлеген тәэмин итүче Үзәк хәрби округы офицерларын бүләкләде.
Бүген ФКХның ТР буенча Идарәсе бинасында 17 ноябрь көнне авиакатастрофада һәлак булган Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Александр Антонов белән хушлашу чарасы узды. Генерал-лейтенант Антонов белән хушлашырга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советының Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомтсволары җитәкчеләре, ФКХнең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләре килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ильменау Техник университеты (Германия) ректоры профессор Петер Шарфф белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар Туполев исемендәге Казан милли эзләнү техник университеты – КНИТУ-КАИ белән бергә Германия-Россия яңа технологияләр институтын булдыру проекты буенча киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.