Яңалыклар

03.12.2013

Бүген Татарстан республикасына эш визиты кысаларында “Россия Сбербанкы” ААҖ идарә рәисе-президенты Герман Греф  "Татарстан банкы" бүлеге коллективы белән очрашты. Казандагы баш офистагы бүлектә узган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

03.12.2013

Сбербанк җитәкчелеге Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек алып бару һәм регионның социаль-икътисади үсеше проектларын гамәлгә ашыру белән кызыксына. Бу хакта бүген “Россия Сбербанкы” ААҖ идарә рәисе-президенты Герман Греф “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышында белдерде. Утырышны Россия Сбербанкының “Татарстан банкы” бүлегенең Казандагы баш офисында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

03.12.2013
Бүген Татарстанга ике көнлек эш визиты белән "Россия Сбербанкы" ААҖ президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 
03.12.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры, “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы рәисе Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәт Йортында булды.
03.12.2013
Татарстанда Россиядә беренче булып, “112” номеры буенча шалтыратуларны тәэмин итүче системаның кабул итү сынаулары төгәлләнде. Сынауларның нәтиҗәләре белән комиссия канәгать калды, аларны уңай бәяләде. Республиканың тәҗрибәсе 112-системасы эшен башка төбәкләрдә төзүдә кулланылачак.

Искә төшерәбез, “ГЛОНАСС + 112” бердәм дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2009 елның июленнән эшли. Аның техник операторы булып Татарстан Мәгълүмат технологияләре үзәге санала.
03.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңеханов Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышының карарын башкарылуының барышын тикшерергә йөкләде. Исегезгә төшерик, Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияның чираттан тыш утырышы 2013 елның 29 ноябрьендә ТР Хөкүмәт Йортында узды һәм анда күп санда кешеләр була торган социаль билгеләнештәге объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм яңа ел һәм рождество бәйрәмнәре вакытында гражданнарның иҗтимагый иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сүз барды.

02.12.2013

Татарстанның коммерциячел булмаган оешмалары – республика алдында торган бурычларны хәл итүдә дәүләтнең җитди партнеры. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның II республика форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте. Утырыш Казанда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

02.12.2013

Бүген “Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең төп тенденцияләре турында”гы киңәшмәдә катнашучылар Татарстан икътисадының агымдагы торышы һәм аны үстерү өчен кирәкле адымнар һәм чаралар хакында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, шулай ук фикер алышуларда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.

02.12.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары белән киңәшмәдә Татарстан Республикасында православие храмнарына ут төртү очраклары ешаюга бәйле рәвештә борчылу белдерде. Киңәшмә якшәмбе көн, 2013 елның 1 декабрендә уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга бу мәсьәләнең җәмәгатьчелекнең җитди игътибарында булуы турында белдерде.

30.11.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия тимер юллары" ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, "ПСО "Казан" генераль директоры Равил Зиганшин катнаштылар.

Битләр: << ( 1701 ) 1702 1703 1704 1705 1706 1707 1708 1709 1710 >>