Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеге тикшереләчәк

26.11.2013

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, республиканың авыл хуҗалыгы тармагының тулай продукты 150-152 млрд.сум тәшкил итәр, дип көтә. Акчалата керемнең гомуми күләме 64-65 млрд.сум дәрәҗәсендә фаразланыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, кышын Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелегенә аудит ясау планлаштырыла. “Бүген төп бурыч - нәтиҗәле җитештерә башлау. Моның өчен аудит уздырырга, урынсыз чыгымнарны ачыкларга, продукциянең үзкыйммәтенең кимүен тәэмин итәргә кирәк. Шул вакытта җитештерүне яңартуга, хезмәт хакын арттыруга акча булачак”, - дип ассызыклады министр урынбасары. Аның сүзләренчә, бүгенгә республиканың агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы - якынча 13,3 мең сум.

“Моннан тыш, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча технологияләрне җентекләп анализларга кирәк. Безнең анда да бик күп проблемалар бар, игенчелек, терлекчелек өлкәләрендә дә эшлисе эш бар”, - дип өстәде М. Нуретдинов.

Кышын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, агросәнәгать өлкәсендә хуҗалык җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификацияләрен арттыру, кадрлар резервын әзерләү буенча эшне көчәйтеп, авыл хуҗалыгында кадрларга бәйле вазгыятьне дә анализларга планлаштыра.


“Татар-информ” МА