Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы иминлеген тәэмин итүче Үзәк хәрби округы офицерларын бүләкләде.
Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медальләренә Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары генерал-лейтенант Евгений Устинов һәм округның радиацион, химик һәм биологик яклау гаскәрләре башлыгы Валерий Васильев лаек булды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәрби-һава көчләре һәм һава сугышларына каршы оборона гаскәрләре берләшмәсе командующие генерал-лейтенант Виктор Севостьяновка, ПВО и авиация идарәсе башлыгы генерал-майор Виктор Двойновка һәм инженер гаскәрләре башлыгы генерал-майор Андрей Гаглоевка рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм истәлек бүләге сыйфатында сәнгать картинасын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Үзәк хәрби округы командующие Николай Богдановскийга Үзәк хәрби округы Хәрби советы утырышында Екатеринбургта Татарстан Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов тапшырды.