Казанда Александр Антонов белән хушлаштылар

26.11.2013

Бүген ФКХнең ТР буенча Идарәсе бинасында 17 ноябрь көнне авиакатастрофада һәлак булган Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Александр Антонов белән хушлашу чарасы узды. Генерал-лейтенант Антонов белән хушлашырга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советының Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомтсволары җитәкчеләре, ФКХнең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләре килде.

Александр Антонов дәүләт куркынычсызлыгы хезмәтенә 29 ел гомерен биргән. 1984 елда хезмәт юлын башлап, ул 25 ел дәвамында оператив хезмәткәрдән ФКХнең Липецк өлкәсе буенча Идарә җитәкчесенең урынбасары урынына кадәр үскән. 2009 елда Александр Антонов Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең Коми республикасы буенча Идарәсен җитәкли, ә 2011 елның 22 июненнән Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе урынын били.

Аның җитәкчелегендә Идарә Бөтендөнья җәйге Универсиадасында куркынычсызлыкны тәэмин итә, экстремистик оешмалар белән көрәш буенча тикшеренү һәм оператив чаралар алып бара. Александр Антонов казанышлары арасында - ФКХнең ТР буенча Идарәсен контрразведка эшчәнлеген сизелерлек яхшырткан заманча техника белән тәэмин итү.

Бүген генерал-лейтенант Антонов исеменә Россия ФКХнең Контроль хезмәте җитәкчесе Владимир Крючков, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ФКХнең ТР буенча Идарәсенең Ветераннар Советы рәисе Әмир Гуманов, Идарә җитәкчесенең беренче урынбасары Динар Хамитов рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Алар шулай ук Александр Антонов туганнарына - хушлашу чарасында аның хатыны, кызы һәм кияүе бар иде - кайгылары белән уртаклашуларын белдерделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов