Яңалыклар

12.11.2013
Бурятия Республикасы делегациясе өч көнлек эш сәфәре белән Татарстан Республикасына килгән иде. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бурятия Республикасы Халык Хуралы Рәисе Матвей Гершевич белән очрашты.

12.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия юристлары ассоциясе рәистәше Сергей Степашинга “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.

Бүләк Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә күпьеллык уңышлы хезмәте, тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс контролен торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелде.

12.11.2013
2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак. Бу мөмкинлек бер җан башына 1 айда 10 мең чамасы сум керем туры килгән гаиләләргә генә бирелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.
“Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә бу мәсьәлә буенча фикер алыштык. Җитәкчелек бу мөмкинлекне керемнәре 10 мең сум тирәсе булган гражданнарга бирергә карар итте”, - диде Данил Мостафин. Балалар бакчасы өчен түләүнең икенче өлешен компенсация алгач түләргә мөмкин булачак, дип аңлатты ул.
12.11.2013
ТР дәүләт мәгълүмат системасының “Халык контроле”нә гражданнардан килгән уведомлениеләрнең иң күбесе территорияләрне яхшырту һәм юл хәрәкәтен оештыруга карый. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде. Брифинг Татарстан Республикасында “Халык контроле” проектын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
11.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Екатеринбургка килде, анда ул Россия һәм Казахстан региональара хезмәттәшлегенең Х форумы эшендә катнаша.

Форумның масштаблы чараларына (2013 елның 9 -11 ноябре) 3 меңләп кеше җыелган, шул исәптән 20ләп Россия регионы(Новосибирск, Самара, Томск, Оренбург, Чиләбе өлкәләре, Алтай крае, Башкортостан Республикасы һәм башкалар) вәкилләре, Казахстан хакиматлары һәм казах предприятиеләре делегацияләре.

11.11.2013

Татарстан Республикасын һәм Бурятия Республикасын 4 мең километр ара аерса да, регионнарның уңышлы хезмәттәшлегенә бернинди киртәләр юк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы делегациясе һәм Бурятия Республикасы башлыгы - Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицын белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә, Казан Кремлендә узды.

11.11.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов БДБ Онкология һәм радиология институтлары ассоциациясе президенты, “РМФА Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге” ФДБУ директоры, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч эксперт-онкологы, РФА һәм РМФА академигы Михаил Давыдов белән очрашты.

10.11.2013

Бүген Татарстан Республикасына өч көнлек эш визиты белән Бурятия Республикасы делегациясе килде. "Казан" халыкара аэропортында Бурятия Республикасы башлыгы-Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисен Вячеслав Наговицынны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар каршы алды. 

10.11.2013

Татарстан Республикасында, соңгы белешмәләргә карганда, басуларда 2,07 млн. тонна шикәр чөгендере казып алынган, шуның 1,35 млн. тоннасы тиешле урыннарга илтеп җиткерелгән. Шикәр заводларында 720 мең тонна продукция эшкәртелгән, 92 мең тонна шикәр җитештерелгән. Бүген бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагыкиңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов та катнашты.

10.11.2013

2013 ел 10 ае эчендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында урнаштырылган “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында (https://uslugi.tatar.ru/open-gov), катнашты.

Исегезгә төшерәбез, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның июнендәге Указы белән дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген камилләштергәндә гражданнар фикерләрен исәпкә алу өчен төзелгән иде.

Бүген гражданнардан 9,6 мең хәбәрнамә теркәлгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов та катнашты.

Битләр: << 1701 1702 1703 1704 1705 1706 1707 1708 ( 1709 ) 1710 >>