Яңалыклар

31.07.2015

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россия синхрончыларының Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатындагы бүгенге чыгышын искиткеч дип атады.
Искәртәбез, Российские синхрончылары бүген ирекле программада алтын медальләр яуладылар.

31.07.2015
Бүген кич Татарстан Рееспубликасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Казан Арена" стадионында булды, анда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларындагы синхрон йөзү ярышлары үтә. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россия синхрончы кызлары яклы булган күп санлы җанатарларның берсенә әверелде.
31.07.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов һәм митрополит Феофан рухи әхлак үсеше, күп милләтле һәм күп конфессияле төбәк буларак Татарстанда тынычлык һәм татулыкны саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 
31.07.2015

 ТР Президенты вазыфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында бүген Алабугада Спас ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды. Алабугадагы ярминкә, ярты гасырлык тәнәфестән соң, 2008 елда яңадан үткәрелә башлады. Ул шәһәрдә XIX гасырның икенче яртысыннан алып уздырылган һәм, Эрбет, Мәкәрҗә ярминкәләре кебек үк, танылган булган. Бүгенге көндә дә ярминкә шактый зур күләмдә оештырыла. Әйтик, быел бирегә Россиянең һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән 1200дән артык оста җыелган.  ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында бүген Алабугада Спас ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды. Алабугадагы ярминкә, ярты гасырлык тәнәфестән соң, 2008 елда яңадан үткәрелә башлады. Ул шәһәрдә XIX гасырның икенче яртысыннан алып уздырылган һәм, Эрбет, Мәкәрҗә ярминкәләре кебек үк, танылган булган. Бүгенге көндә дә ярминкә шактый зур күләмдә оештырыла. Әйтик, быел бирегә Россиянең һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән 1200дән артык оста җыелган.

31.07.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәренә эш сәфәре кыла. Төп максаты - VIII бөтенроссия Спас ярминкәсендә һәм Кыңгырау чыңлаулары фестивалендә катнашу. 

31.07.2015

Бүген Казанда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (БШҖХ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы эшен башлап җибәрде. Чара Казан Ратушасында узды, анда  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, БШҖХның 7 төбәк бүлекләренең генераль секретарьлары, РФ Дәүләт Федераль җыелышы депутатлары, Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы консуллары катнашты. 


31.07.2015

Бүген Казанда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (БШҖХ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы эшен башлап җибәрде. Чара Казан Ратушасында узды, анда  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, БШҖХның 7 төбәкләре бүлекләренең генераль секретарьлары, РФ Дәүләт Федераль җыелышы депутатлары, Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы консуллары катнашты. 

30.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында булды һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

30.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бөртекле культуралар уңышын җыеп алу барышы белән танышу өчен Татарстан Республикасы Арча районына эш сәфәре кылды.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов тагын Татарстанның Биектау һәм Әтнә районнарында булган иде инде.

Аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев һәм башкалар озатып йөрде.

30.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районында булды, анда ул кырларда уңыш җыю компаниясе белән танышты. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы  министрлыклары һәм ведомство вәкилләре озата йөрде. 

Битләр: << 1441 1442 1443 1444 1445 ( 1446 ) 1447 1448 1449 1450 >>