Рөстәм Миңнеханов "РВК" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян белән очрашты

04.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Россия венчур компаниясе" ААҖ (РВК) генераль директоры Игорь Агамирзян белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов катнаштылар. 

Яклар берничә уртак проект буенча хезмәттәшлекне дәвам итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Искәртик, 2014 елның декабрь аенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "РВК" ААҖ арасында инновацион эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешү һәм венчур инвестицияләрен үстерү өлкәсендә "юл картасы" имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.