Яңалыклар

11.08.2015
19 август көнне Казанда Социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның III республика форумы кысаларында гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш кертүчеләргә ТР Президенты премияләре тапшырылачак. Премияләр шәхси затларга һәм коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә. Әлеге бүләккә 2 граждан (250шәр мең сум) һәм 3 оешма (400әр мең сум) ия булачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, конкурска 40 шәхси заттан һәм 41оешмадан заявкалар килгән.
10.08.2015

2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.

Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, «Росатом» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Кириенко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

10.08.2015
Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча FINAның XVI дөнья чемпионатының төп мәдәни мәйданчыгы булган ФИНА паркында су мундиаленың “Мастерс” категориясендәге өлешен ачу тантанасы узды. Чарада әлеге Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
10.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сан-Паулуга (Бразилия) ике көнлек эш сәфәре кысаларында «Парк Аньемби» күргәзмә комплексында булды. Аны Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар озата йөрде.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россиянең Казанда WSC 2019 уздыруга заявкасын бәяләгән иде. Искәртәбез, бу заявка WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышында тәкъдим ителәчәк. Россиядән тыш, һөнәр осталыгы буенча дөнья чемпионатын үзендә кабул итәргә Франция (Париж шәһәре) һәм Бельгия (Шарлеруа шәһәре) теләк белдергән иде.

10.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сан-Паулу шәһәренә (Бразилия) килде.

Төп максаты - WorldSkilis Генераль Ассамблеясе утырышында катнашу, аның кысаларында 2019 елда WorldSkilis Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәр игълан ителәчәк.

10.08.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Австралиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Безнең спорт һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка да күчәргә тиеш, диде Илдар Халиков, кунакларны сәламләп, Австралия һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау һәм ныгытуга ярдәм итәчәк уртаклыкны табарга кирәк.
09.08.2015

Бүген тәмамланып килүче Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында җанатарлар Россиянең спортны яратуын күрсәтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласындагы су мундиаленең ябылу тантанасында хәбәр итте. Чара «Татнефть Арена» боз спорты сараенда узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Россия Спорт министры Виталий Мутко һәм башкалар катнашты.

09.08.2015

Бүген Казанда тәмамланган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты мондый чараларны уздыру тарихында иң уңышлысы булды. Бу хакта бүген Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио  Маглионе белдерде.

09.08.2015

Казан тагын бер кат халыкара дәрәҗәдәге теләсә нинди спорт чарасын кабул итәргә сәләтле икәнен исбатлады. Бу хакта бүген Казанда Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатының ябылу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белдерде. Тантана "Татнефть Арена" боз сараенда узды. 

09.08.2015
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм  Венгрия Премьер-министры Виктор Орбанның ике яклы очрашуы узды. Чара "Казан Арена" стадионының сөйләшүләр залында үткәрелде, анда шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты. Очрашу башында Дмитрий Медведев Виктор Орбанны Венгриянең Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында өченче алтын медаль яулавы белән котлады.

Битләр: << 1441 ( 1442 ) 1443 1444 1445 1446 1447 1448 1449 1450 >>