Яңалыклар

23.07.2015
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов имзаларын куйды.
22.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Спорт министры Виталий Мутко спорт объектларының Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерделәр. Бу гамәлдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.  

22.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы  фәнни җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. 

22.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русь Митрополиты Корнилий белән очрашты.

22.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте. 

22.07.2015

Республиканың төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелүче продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә 2 нче Казан төзәтү  колониясенең (ТК-2) административ корпусында узды. Анда шулай ук Татарстана Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР буенча Россия ФҖҮХИ башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

21.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында булды. Искәртәбез, Буага Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районыннан килде. Буада Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы 140 урынлык «Светофорик» балалар бакчасын (Заһретдинов ур., 18) ачу тантанасында катнашты. Ике катлы бу бинада музыка һәм физкультура заллары, методика һәм медицина кабинетлары, процедура кабинеты, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе урнашкан, территориядә спорт уеннары мәйданчыгы да бар, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгы да корылган (гомуми мәйданы 310 кв. м).

 


21.07.2015
ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Апас муниципаль районына эш сәфәре кысаларында кайбер яңа объектларны ачуда катнашты.
21.07.2015
Бүген Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП генераль директоры Олег Добродеев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП җитәкчелегенә Казандагы 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм уздыру буенча чараларны сыйфатлы чагылыдрулары өчен рәхмәтен һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә теләк барлыгын белдерде.
21.07.2015
Быел Татарстанда 9нчы сыйныф укучыларының 8 фән буенча төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, яхшырак. Аерым алганда, физика, химия, биология, информатика, немец теле, җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан уртача билге арткан.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Битләр: << 1441 1442 1443 1444 1445 1446 1447 1448 1449 ( 1450 ) >>