Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов 1972 елгы хоккей буенча «СССР - Канада» суперсериясендә катнашучы, атаклы хоккейчы Филип Эспозито белән очрашты. Искәртәбез, Филип Эспозито Казанга Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде.
Бүген Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына багышланган FINA Генераль Конгрессының чираттан тыш утырышы узды. Чара “Корстон” кунакханә комлпексында үткәрелде. Анда FINA президенты Хулио Маглионе, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Спорт министры Виталий Мутко спорт объектларының Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерделәр. Бу гамәлдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы фәнни җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русь Митрополиты Корнилий белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте.
Республиканың төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелүче продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә 2 нче Казан төзәтү колониясенең (ТК-2) административ корпусында узды. Анда шулай ук Татарстана Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР буенча Россия ФҖҮХИ башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.