Яңалыклар

08.06.2015
Соңгы елларда Татарстанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау өлкәсендә күләмле эш башкарылды, һәм киләчәктә дә күп эш эшләнәчәк. Бүген бу хакта В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академик театрында, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Социаль хезмәткәрләр форумында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды. Бәйрәм чарасында, шулай ук, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, тармак хезмәткәрләре катнашты.
08.06.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
08.06.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский очрашты. Алар төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзалады.
08.06.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский белән очрашты.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев кунакны “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проекты һәм “Яңарыш” фондының эшчәнлеге белән таныштырды.
08.06.2015
Безнең Колумбия белән товар әйләнеше, хәзергегә караганда, күбрәк була ала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Колумбия-Россия палатасы җитәкчесе Оскар Лопес Боланьос җитәкчелегендәге Колумбия делегациясе әгъзалары белән очрашуда белдерде.
07.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты.

Бәйрәм башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Оренбург өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Сергей Балыкин Татар Каргалысы авылында кайбер социаль һәм мәдәният объектларын карады. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы мондагы мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнеханов клуб хезмәткәрләре белән сөйләште һәм аларга иҗат уңышлары теләде.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салды.

06.06.2015
Татарстан Республикасында Парк һәм скверлар елы кысаларында Казанда якынча 30 бакча һәм паркларны реконструкцияләү планлаштырыла. Бу хакта бүгенТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков пресс-конференциядә хәбәр итте.
100 объектта инде эшләр бара, дип ачыклады ул.
06.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан янәшәсендәге Иннополис территориясендә объектлар төзү барышын тикшерде.

Беренче объект А.С.Попов исемендәге технопарк булды, анда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар технопарк бинасын – холларны, кабинетларны, конференц-залны һәм башка бүлмәләрне карап чыкты.

06.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Черек күл” паркына барды. Тататрстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озатуында Рөстәм Миңнеханов парк буйлап йөрде һәм бу ялларда Черек күлдә уза торган «Open Space Market» фестивален карады.

06.06.2015

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театрында Рус теле көненә багышланган тантана узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 1441 1442 1443 1444 1445 1446 ( 1447 ) 1448 1449 1450 >>