"Рубин" футбол клубының яңа президенты сайланды

04.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Рубин" футбол клубының Попечительләр советы утырышы узды, анда "Рубин" ФК президенты Валерий Сорокин отставкасы кабул ителде. Искәртик, отставкага гаризаны Валерий Сорокин алданрак биргән иде. 

Попечительләр советы Валерий Сорокинга "Рубин" ФК президенты вазыйфасында финанс дисциплинаны һәм финанс агымнарның ачыклылыгын арттыру өлкәсендә башкарган җитди эше өчен рәхмәт белдерде. 

Валерий Сорокин тәкъдиме буенча "Рубин" ФК яңа президенты итеп Илсур Метшин сайланды. 

Попечительләр советы "Рубин" ФК яңа президентына "Рубин" футбол клубының баш тренеры Ринат Биләлетдинов белән контрактны өзәргә йөкләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.