Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Jinggong International Group Co. LTD (Цзингун Интернешнл, Кытай) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катаншты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районына барды, анда басуларда урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде. Аны ТР Премьер-министры- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озата йөрде. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «Красный Восток Агро» ҖЧҖ - «Үзәк Әлки» ҖЧҖ филиалы (Хлебодаровка, Каргалы авыллары), «Красный Восток Агро» ААҖ - «Көнчыгыш Әлки» ҖЧҖ филиалы (Яңа Ургагар авылы), «Красный Восток Агро» ААҖ - «Үзәк Әлки» ҖЧҖ филиалы (Ташбилге), «Хузангай» ҖЧҖ (Иске Хурада, Татар Борнае, Югары Колчура, Түбән Колчура авыллары) басулары өстеннән очып узды.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәренең максаты – басуларда урып-җыю барышы белән танышу, шулай ук президент программаларын гамәлгә ашыруны тикшерү.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре барышында ике социаль объектта булды.