Яңалыклар

09.08.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Герое, армия генералы, "Динамо" бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте" иҗтимгый-дәүләт оешмасы рәисе Владимир Проничев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан анда ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, "Динамо-Татарстан" спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.
08.08.2015
2015 елның җиде аенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча терлекчелек тармагы эше нәтиҗәләрен ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Аны видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

08.08.2015

Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, 6 августка, 42 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт объектларында 4 мең 476 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 11 муниципаль берәмлектә 32 техник иминлекне бозу очрагы ачылган.

Соңгы 2 атнада уздырылган инспекция тикшерүләре буенча 22 муниципаль берәмлектә техник имнлекне бозу фактлары ачылмаган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узлырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Россия Төзелеш һәмәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

07.08.2015

Без Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан Татарстанга бүген кич эш сәфәре белән килде (2015 елның 7-9 августы).

07.08.2015
Татарстан Республикасына эш визиты белән бүген  Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 
07.08.2015
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Премьер-министры урынбары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов озата йөрде.
07.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максаты - районда урып-җыю эшләре барышы белән танышу һәм Кулангин икмәк кабул итү пунктында булу. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

07.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан районына эш сәфәре барышында "Чемпион" яңа универсаль спорт комплексын ачу тантанасында катнашты.

Югары Ослан авылындагы әлеге объект республика (120,5 млн сумга якын) һәм федераль (12,5 миллионнан артык) бюджетлар акчаларына төзелгән. Комплекска нигез ташы узган елның 1 октябрендә салынган.

07.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарда берничә социаль объектта булачак, шулай ук басуларда урып-җыю барышы белән танышачак, урып-җыюда катнашучы механизаторлар,хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашачак.

06.08.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Әлмәт муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Аның белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин кырлар өстеннән очып уздылар, аннары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар белән очрашты. Рөстәм Миңнехановны шулай ук «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми затлар озата йөрде. 

Битләр: << 1441 1442 ( 1443 ) 1444 1445 1446 1447 1448 1449 1450 >>