Рөстәм Миңнеханов һәм "Роскартография" ААҖ генераль директоры Дмитрий Красников хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

03.09.2015

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Роскартография" ААҖ генераль директоры Дмитрий Красников геодезия, картография һәм киңлек турындагы мәгълүматлар өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзаладылар.

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты. 

Әлеге документны имзалауның төп сәбәбе - Татарстан Республикасы территориясендә картография-геодезия эшләре сыйфатын арттыру. Килешү кысаларында геодезия,  картография һәм киңлек турындагы мәгълүматлар инфраструктурасын үстерү өлкәсендә яраштырылган сәясәт үткәрү, картография белән тәэмин итүнең югары сыйфатлы системасын эшләү, шулай ук Казанда уртак картография предприятиесен булдыру планлаштырыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.