Яңалыклар

04.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Дону шәһәренә эш сәфәре кыла.

Сәфәренең төп максаты – I бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумында катнашу.

Форум 2015 елның 4-5 июнендә «ВертолЭкспо» конгресс-күргәзмә мәйданчыгында уза (Ростов-на-Дону, М.Нагибин ур., 30).

04.06.2015
Халыктан шикаятьләр саны кимү, Татарстанда ягу сезонына кагылышлы үткәрелгән эшләрнең күрсәткече булып тора. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “2014/2015 елларның ягу сезонында ТР җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс эшләрен оештыру нәтиҗәләре һәм 2015/2016 еллар ягу чорына нәтиҗәле әзерлек буенча бурычлар турында” гы темага багышланган утырышта белдерде.
04.06.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда уза торган VII Бөтенроссия нейрохирурглар съездында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова катнашты.
03.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты. Тантаналы чарада шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Форд Соллерс президенты Тед Каннис, Форд Соллерс вице-президенты Адиль Ширинов һәм башкалар катнашты.

03.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кама арты төбәге эшкуарлары белән очрашты.  Очрашу Чаллы ИТ-паркында узды. Анда шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстовлары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм Татарстан бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. 

03.06.2015

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, күренекле дәүләт эшлеклесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафаты сәбәпле, Табиевлар гаиләсенә кайгыларын уртаклашып, телеграмма җибәрде.

"Хөрмәтле Динә Мөхәммәд кызы! Күренекле дәүләт эшлеклесе һәм җитәкчесе, олпат, үзенчәлекле шәхес Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафатын ишетеп, бик хәсрәтләндем, – диелә телеграмма текстында.

03.06.2015

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында берьюлы ике проект гамәлгә ашырылды. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында биредә “Хухтамаки фуд сервис Алабуга” бер тапкыр яраклы табак-савыт заводы һәм “ХАВИ Логистикс” компаниясе логопаркы ачылды. Проектларның икесе дә бер клиентка – McDonald’s фаст-фуд рестораннары челтәренә йөз тота.

03.06.2015
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эше мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Видеоконференц-элемтә аша аның эшендә барлык муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.
03.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

02.06.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына (КДАТУ) 85 ел һәм Татарстан Республикасында төзелеш оештырылуга 125 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Тантаналы чара КДАТУ территориясендә узды.
Бу чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов катнашты.

Битләр: << 1441 1442 1443 1444 1445 1446 1447 1448 ( 1449 ) 1450 >>