Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы гадәттәге җыелышны котлаудан башлады.
Ул барысын да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Казаноргсинтез” ҖАҖ һәм “ТГК-16” ААҖ производство-техник һәм социаль өлкә хезмәткәрләре активының гомуми җыелышы узды. Аның эшендә "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ҖАҖ директорлары советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ҖАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, республиканың газ һәм нефть химиясе тармагы оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Гомуми җыелышка кадәр Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчеләре белән "Казаноргсинтез" ҖАҖнең 2016-2020 нче елларга үсеш стратегиясе мәсьәләсе буенча очрашу уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» предприятиесендә яңа җитештерү линияләрен файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар озата йөрде.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген гражданнарны кабул итте.
Бу чара видеоконференция режимында узды, анда Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләре халкының мөрәҗәгатьләре каралды.
Урыннарда гражданнарны кабул итүдә социаль өлкә, сәламәтлек саклау һәм төзелеш мәсьәләләрен кураторлык итүче башкарма хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Видеоконференцэлемтә РФ Президентының Казандагы кабул итү бүлмәсеннән оештырылды (Кремль ур.).
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Закон территориясе” (“Территория закона”) республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
Ел саен уздыла торган “ Закон территориясе” республика конкурсы 2007 елдан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән үткәрелә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның өченче җылылык электр үзәгендә (ТЭЦ-3) төзекләндерү эшләре белән танышты. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "ТГК-16" ААҖ генераль директоры Рамил Хөсәенов һәм башкалар озата йөрде.
Бүген "Салават күпере" торак комплексының беренче йорты файдалануга тапшырылды. Өй туйларны үткәрүчеләрне котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды" башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов килде. "Бүген безнең башкала тормышында бик зур вакыйга - "Салават күпере" яңа микрорайонының беренче йортын ачабыз. Республика җитәкчеләре һәм ТР Президентына рәхмәт белдерәсем килә. Күптән күгел генә без Казанны зурайтырга кирәк дип уйлаштык. Ә бүген беренче йортка өй туена килдек. Бу бик зур эш, зур микрорайон һәм Казан халкы өчен яңа бәхет", - диде Казан мэры Илсур Метшин. Ул микрорайонны төзүдә катнашкан барча кешегә рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SAP компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә булды.
Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының (ИФО) төбәкләрендә медицина ярдәменең сыйфатын арттыру һәм һәркем өчен мөмкин булуы буенча совет утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды. Чара Киров шәһәрендә (Герцен ис. китапханәдә) узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә бүген ТР Хөкүмәте йортында узган ТР Инвестицион-венчур фонды попечительләр советы утырышында "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" XI республика конкурсы һәм "Идея-1000" инновацион проектлар программасына нәтиҗәләр чыгарылды.