Рөстәм Миңнеханов: хәзерге иҗтимагый киңлекләрне булдыруга халыкны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә кирәк

06.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Су саклау зоналары елы программасын һәм Татарстан Республикасы паркларын һәм скверларын үстерү программасын гамәлгә ашыруга багышланган проект семинарында катнашты. Чара Казанда «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Семинарда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман мунициципаль районнар башлыкларын Татарстан Республикасы паркларын һәм скверларын үстерү программасын гамәлгә ашыруда алынган тәҗрибәләрен актив файдаланырга, һәр проектны комплекслы карарга, аларның башка объектлар белән бәйле булуын исәпкә алырга өндәде. 

Аннары Наталия Фишман командасы вәкилләре 2016 елда Су саклау зоналары елы программасын һәм Татарстан Республикасы паркларын һәм скверларын үстерү программасын тәкъдир иттеләр.   

Рөстәм Миңнеханов мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады. Семинар барышында яңгыраган идеяләр һәм тәкъдимнәр, аның фикеренчә, территорияләрне яшелләндерү һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү программалары кысаларында мунициципаль районнар башлыкларының эшен нәтиҗәлерәк итәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, бүген мондый креатив проектларны тормышка ашырырлык кешеләрнең тулы кластерын булдырырга кирәк. Республикада «Архитектур десант» проекты эшләп килә инде, диде Татарстан Президенты. 

«2-3 ел эчендә без шушы мәсьәләләрне хәл итәрлек бөтендөнья дәрәҗәсендәге куәтле команда булдыра алабыз. Бу, әлбәттә күп вакыт һәм финанслар таләп итә, иң мөһиме – планлаштыра белү», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты территорияне төзекләндерү проектын әзерләү һәм гамәлгә ашыру барышында җирле халык фикерен дә искә алырга кирәк дип саный. Бөтен яңалыклар да алар мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш, диде ул.      

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, парклар, скверлар һәм төрле җәмәгать зоналарын кору белән республикада элек тә шөгыльләнгәннәр. «Объектлар төзелде, бу урыннарга кешеләрне җәлеп итү идеологиясе генә тиешенчә үтәлмәде», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Бу ситуацияне без парклар һәм скверлар проектын гамәлгә ашыру барышында алынган гаять зур нәтиҗә нигезендә үзгәртә алдык, диде Рөстәм Миңнеханов. «Безнең барлык паркларыбыз да һәм скверларыбыз да эшләп тору бик мөһим, эчке эчтәлеге, идеологиясе сакланып калсын һәм җаваплы кешеләре булсын иде», - диде Татарстан Президенты. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов мунициципаль районнар башлыкларын һәм шәһәрләр мэрларын үз эшләрендә проект семинары барышында яңгыраган мәгълүматны мөмкин кадәр файдаланырга өндәде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.