Рөстәм Миңнеханов Чехия компанияләре вәкилләре белән очрашты

07.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брнода (Чехия Республикасы) Чехия компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасында.

Очрашуларда Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек та катнашты.

«Югострой» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән әңгәмәдә Татарстанда автомобильләр һәм юллар махсус техникасы өчен җайланмалар җитештерү  проектын гамәлгә ашыру турында сүз барды.   

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бу проектны гамәлгә ашыру теләге барын белдерде. Аныңча, бүген проектны үстерү стратегиясен билгеләү мөһим. 

«Югострой» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре хәбәр иткәнчә, «КАМАЗ» ГАҖ белән продукция китереп тору өлешендә партнерлык хезмәттәшлеге гамәлгә ашырыла, икенче этап – Татарстан Республикасы территориясендә производство булдыру һәм аны туплау. 

Мәйданчыкларның берсе итеп «Алабуга» махсус икътисадый зонасы карала.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге заман икътисадый һәм сәяси шартларында – Россия базарына чыгар өчен, производствоны урнаштыру һәм  продукцияне алга сөрү өчен кулай вакыт. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә,  гидравлик җайланмалар җитештерүгә Россия базарында ихтыяҗ бар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Велка Битеш» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компания вәкилләре Казан агрегат заводында көч җайланмалары җитештерүне һәм «М.П. Симонов ис. ОКБ»да торбареактив двигательләр җитештерүне булдыру планнары турында сөйләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Гашек барында «Велка Битеш» компаниясе һәм М.П. Симонов ис. ОКБ вәкилләре хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.