Татарстан Президенты "Президент-С" борт оборона комплексын җитештерүне башлап җибәрүдә катнашты

06.04.2016

Бүген Казан оптика-механика заводында күчмә зенит-ракета комплекларыннан саклый торган "Президент-С" борт оборона комплексын җитештерәчәк "Стелла-К" производствосына рәсми старт бирелде.

Эшләтеп җибәрүне  символлаштыручы ноктага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, "Радиоэлектрон технологияләр" концерны генераль директоры Николай Колесов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский бастылар. 

Шулай ук бүген әлеге предприятиедә җыелган беренче өч "Президент-С"  борт оборона комплекслары тапшырылды. Тапшыру актларына имзаларын "Стелла-К" АҖ директоры Илдар Гыйззәтуллин һәм "Россия вертолетлары" холдингының "Прогресс" Арсеньев авиакомпаниясе генераль директоры Юрий Андреевский куйдылар. 

Оборона министры урынбасары Юрий Борисов журналистларга белдергәнчә, "Президент-С" комплекслары белән илнең беренче затларын йөртүче очу отрядын җиһазландыралар. Перспективада - бөтен дәүләт, ә бәлки, бөтен гражданнар авиациясен дә җиһазландырачаклар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика мондый инновацион проектларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, бигрәк тә белгечләр әзерләү өлешендә дә. "Без биредә югары квалификацияле кешеләр эшли алганын күрәбез", - дип ассызыклады ул. 

Ул искрәткәнчә, республикада махсус һәм югары уку учреждениеләре нигезендә белгечләр әзерләү буенча программа бар. Шулай ук республикада 14 ресурс үзәк оештырылды, ә якын арада тагын 6 үзәк ачыла, алар иң югары квалификацияле белгечләр әзерли ала. 


"Татар-Информ" МА