Яңалыклар

03.12.2015

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Гадәттәгечә чара Кремльнең Георгий залында узды, анда меңнән артык чакырылган кеше катнашты. Алар арасында Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, субъектларның закон чыгару җыелышлары рәисләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән регионнарның иҗтимагый палаталары башлыклары, иң эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

03.12.2015

Бүген Россия Транспорт министры оештырган эшлекле иртәнге аш барышында «Свияжск регионара мультимодаль үзәк булдыру» проектының беренче этабы тәмамлану турында хәбәр ителде. 

Эшлекле иртәнге аш Транспорт атналыгы кысаларында Мәскәүдә уздырылды, чарада Россия Федерациясе субъектлары, инвестицион фондлар, кредит учреждениеләре, рейтинг агентлыклары, транспорт проектлары һәм төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Эшлекле иртәнге ашның модераторы Россия Транспорт министры Максим Соколов булды.

03.12.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР территориясендә автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

02.12.2015

Татарстан җитәкчелеге, РФ Хөкүмәте ярдәме белән, машина төзелеше тармагы үсеше өчен шартлар булдыру, илдә алдынгы стандартларга җавап бирә ала торган металл эшкәртү техникасын җитештерү юнәлешендә калыплашкан эш алып бара. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмәләр үзәгендә ТР машина төзелеше предприятиеләре координацион советының өченче утырышында шулай дип белдерде.

02.12.2015

Бүген Казанда “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 15 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе һәм “TechnoСварка” 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында ТР машина төзү предприятиеләре координацион советының өченче утырышы узды.

Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, республиканың алдынгы машина төзү предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

02.12.2015

Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бүген ТКХ предприятиеләрен һәм электр энергетикасы субъектларын 2015-2016 елгы көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә уздырды.

Киңәшмә федерациянең барлык субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Бу киңәшмәдә Татарстан Республикасыннан Премьер-министр Илдар Халиков катнашты. Видеоконференциянең трансляциясе Казан Кремленең Губернатор сараенда (Казан)  оештырылган иде.

02.12.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" квалификация арттыру программасында катнашучылар әзерләгән проектларны бәяләү буенча эксперт комиссиясе эшендә катнашты.

02.12.2015

Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 15 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе һәм "TechnoСварка" 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Юбилей күргәзмәләрен тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Альберт Кәримов, Германия Федератив Республикасының Тюрингия федераль җиренең икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край, Россия Фәннәр академиясе академигы, РФ Президенты каршындагы профессиональ квалификацияләр буенча илкүләм совет әгъзасы Николай Алешин, ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

01.12.2015

Бүген, 1 декабрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ  Директорлар советы утырышы узды.

Утырыш барышында предприяиенең 9 ай өчен финанс хезмәте отчеты һәм алдагы өч елга компаниянең үсеш планы турында фикер алыштылар.

01.12.2015

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов белән очрашты.

Битләр: << 1361 1362 1363 1364 1365 1366 1367 ( 1368 ) 1369 1370 >>