Рөстәм Миңнеханов Будапештка эш сәфәре кыла

07.04.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия башкаласы Будапешт шәһәренә эш сәфәре белән килде. 

Рөстәм Миңнехановның  Будапештта булу программасы ике көнгә (2016 елның 7-8 апреле) сузылачак.

Әлеге визиты кысаларында Рөстәм Миңнехановның Венгрия Хөкүмәте вәкилләре, шул исәптән Венгрия Кеше ресурслары министры Золтан Балог, Икътисад министрлыгының икътисадый үсеш һәм норматив җайга салу мәсьәләләре буенча дәүләт секретаре Иштван Лепшени, Чит илләр һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Петер Сийярто, Венгрия  Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашулары көтелә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Венгерия-Татарстан эшлекле форумында катнашачак, Graphisoft Park бизнес-паркы эшчәнлеге белән танышачак.

Бүген Будапештка килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов, рәсми затлар белән бергә,  Будапештны фашизмнан азат иткәндә һәлак булган совет сугышчылары  һәйкәленә чәчәк бәйләме салды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.