Яңалыклар

26.11.2015

Казанда Дәүләт думасының энергетика буенча комитетының күчмә утырышы узды, ул Россия ягулык базарының, шулай ук табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләренә багышланган иде.

Утырышны Дәүләт думасының энергетика буенча комитеты рәисе Павел Завальный уздырды.

Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев катнашты.

26.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда II Православие җәмәгатьчелеге форумында чыгыш ясады. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, II Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РПЧ Татарстан Митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, дини һәм иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, бизнес даирәләр җитәкчеләре катнашты. 

26.11.2015

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Cошествие Святого Духа чиркәвендә булды.

26.11.2015

Кичә, 2015 елның 25 ноябрендә, Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга   Россия Федерациясе Тикшерү комитетының «Ярдәм күрсәткән өчен» медальләрен тапшырды.

Бүләкләү Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә уздырылды.

25.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Екатеринбургка Борис Ельцинның Президент үзәген ачуда катнашу өчен килде.

Тантанада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты. 

25.11.2015

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе епискобы Евфимий (Евгений Дубинов) имзаларын куйды.

25.11.2015

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең  (Мәскәү Патриархаты) Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

24.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров Грозныйда «КАМАЗ» ГАҖнең махсус техникасы күргәзмәсен карадылар. Аларны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов, Чечня Парламенты Рәисе Мөхәммәд Даудов, Чечен Республикасы Башлыгының һәм Хөкүмәтенең администрациясе җитәкчесе Ислам Кадыйров, «КАМАЗ» ГАҖ гендиректоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.  

24.11.2015

Без Татарстан Республикасының, Мәскәү һәм илнең тагын берничә төбәге белән беррәттән, Кореянең стратегик партнеры булуы белән горурланабыз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Корея – Татарстан” ассоциациясе җитәкчесе Су-Мен Ким белән очрашуда белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

24.11.2015

Бүген Грозный шәһәренә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Центарой авылында Чечня Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйров каберен зиярәт кылды. Аны Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров озата барды. 

Битләр: << ( 1371 ) 1372 1373 1374 1375 1376 1377 1378 1379 1380 >>