Бүген Татарстанга көннең беренче яртысында эш визиты белән РФ финанслар министры урынбасары Андрей Иванов һәм "Сколково" фонды президенты Виктор Вексельберг килделәр. Сәфәрнең төп максаты - Иннополис шәһәренә бару. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде .
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиянең Көньяк Моравия крае үсешенә зур өлеш керткән өчен медале белән бүләкләнде. Бүләкләү край төзелүгә 15 ел тулу уңаеннан Губернатор Михал Гашек тарафыннан гамәлгә куелган иде.
Бүген Санкт-Петербургта “Горный” милли минерал-чимал университетының күп функцияле комплексында, IV Халыкара мәдәният форумы кысаларында, ЮНЕСКО кафедралары III Бөтенроссия конгрессы пленар утырышы узды.
Аның эшендә ЮНЕСКО директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия сәнгать академиясе президенты һәм рәисе Зураб Церетели, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, “Горный” университеты ректоры Владимир Литвиненко, Россия фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов катнашты.
Татарстанга нефть һәм газны эшкәртүне үстерүдә Катар тәҗрибәсен кулланырга һәм шул юнәлештә эш итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында күптән түгел бу илгә визиты нәтиҗәләре буенча бәян итте. “Алар хезмәттәшлек итү белән кызыксына, инвестицияләр кертергә әзер”, - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышын үткәрде, Татарстан нефть, газ, химия комплексы өчен тәкъдимнәр каралды.
Утырышта республика нефть-газ комплексы буенча тәкъдимнәр каралды.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов резина һәм техник эшләнмәләр җитештерү буенча Казанның «КВАРТ» заводында булды. Аны ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «КВАРТ» АҖ генераль директоры Рафаэль Галимов һәм башкалар озата йөрде.
20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Ул, әлеге конкурсның ТР Җәмәгать палатасы тарафыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча өченче ел рәттән оештырылуын искәртеп, быел аның гомуми приз фонды 10 млн сум тәшкил итә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 млн 750 мең сумга күбрәк, дип билгеләп узды.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан театрларына барып тамаша кылучылар саны 136 меңнән артып китәр дип көтелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре – концерт залларына, төрле чараларга бару өчен менә дигән мөмкинлек. Бу чорда Казанда төп концерт заллары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы булачак. Биредә декабрь уртасыннан Яңа ел каникуллары тәмамланганчыга кадәр чаралар каралган.
Бүгеннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә һәм ул киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә арттырыла: физик затларга ул 2 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумгача, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тарафыннан, ТР Хөкүмәте белән берлектә, Татарстан территориясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чараларын уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнеп, тормышка ашырыла башлаган.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары Татарстан предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың бөтен муниципальберәмлекләре белән видеоконферецэлемтә режимында үтте.