Яңалыклар

10.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" орденын  "Татагрохимсервис" ААҖ Директорлар советы рәисе Салихҗан Кәлимуллинга тапшырды

09.12.2015

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет акдемия театрында Ватан Геройлары көненә багышланган тантана уздырылды. Татарстан башкаласына Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән Россия Геройлары һәм Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары җыелды.

Бу истәлекле дата белән Россия һәм Советлар Союзы Геройларын,  Социалистик хезмәт геройларын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.   

09.12.2015

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан геройлары көненә багышланган митингта катнашты һәм Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр китерде.

09.12.2015

Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш визиты белән килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Казанда Россия Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чараларда катнашачак.  

08.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф шәһәре» эшчәнлеге, Катар мәгариф, фән һәм иҗтимагый үсеш фонды   проекты белән танышты.   
«Мәгариф шәһәре» (Education City) төрле уку-укыту учреждениеләре (урта мәктәптән алып фәнни-тикшеренү институтларына кадәр), шулай ук дөньяның кайбер университетлары филиаллары урнашкан зонадан гыйбарәт.

08.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Доха шәһәренә эш сәфәре кысаларында Катар Дәүләте Премьер-министры – Эчке эшләр министры Шәйх Габдулла бән Насыйр бән Хәлифә Әль Тани белән очрашты. 
Шәйхка кабул итүе өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Россия һәм Катар җитәкчелеге тарафыннан илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән регионнар арасындагы хезмәттәшлек өчен уңай шартлар тудырылган. 

08.12.2015

Бүген Доха шәһәрендә Татарстан һәм Катар эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Искәртәбез, чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Катарга эш сәфәре кысаларында узды.  

08.12.2015

Агымдагы елның 5 нче октябрендә РФ Президенты Владимир Путин Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан эшләнгән “Конкуренцияне яклау турында” ФЗга үзгәрешләр кертү турында Федераль законны имзалады. Әлеге төзәтмәләр киләсе елның 5 нче гыйнварыннан үз көченә керә. Бүген бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Александр Груничев сөйләде.

08.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Доха шәһәрендәге (Катар) Ислам мәдәнияте музеенда булды. Анда ул музей экспозициясе белән танышты, фәнни-тикшеренү институты һәм китапханәдә булды. 

08.12.2015

Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен уздыра торган "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев, ТР Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 1361 1362 1363 1364 ( 1365 ) 1366 1367 1368 1369 1370 >>