Бүген Татарстан Республикасы муниципаль районнарында берьюлы биш өстәл теннисы үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Видеоконференция режимында Әгерҗе, Апас, Баулы, Ютазы һәм Саба районнарында спорт объектлары ачылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты А.М. Бабаков (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 7 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Хөкүмәте һәм РФ Өстәл теннисы федерациясе арасында Физкультура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге документ кысаларында бүген биш муниципаль районда өстәл теннисы үзәкләре ачылды.
РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты Александр Бабаков видеоконференцэлемтә режимында чарада катнашучыларны сәламләде. «Йөрәкләребез шатлык белән тула, чөнки без боларның барысын да киләчәк өчен эшлибез", - дип белдерде ул. Александр Бабаков Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде – чөнки аның җитәкчелегендә төбәктә күп санлы спорт объектлары төзелә.
"Бүген биш районда спорт белән шөгыльләнергә һәм яшь талантлар эзләргә ярдәм итүче яңа үзәкләр барлыкка килде, - диде Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты. - Бу әле барысы өчен дә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә. Шунысы куанычлы, ачылыш Байлар Сабасында Татарстан өчен традицион булган турнир вакытында уза. Безнең традицияләр барлык өлкәләрдә дә дәвам итсен өчен барысын да эшләргә кирәк. Шунысы мөһим, турнир республика турниры буларак башланды, ә бүген ул Өстәл теннисы федерациясенең рәсми челтәрендә. Өченче ел рәттән турнирга төрле ил вәкилләре килә, димәк, аның киләчәге бик яхшы».
Александр Бабаков шулай ук искәрткәнчә, быел Өстәл теннисы федерациясенә 75 ел тула. Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин билгеләп үткәнчә, бу илдә беренче тапкыр – Россия Өстәл теннисы федерациясе, Федерация субъектларының берсе буларак, Татарстан белән берлектә – мондый проектны гамәлгә ашырды һәм авыл районнарында биш спорт залы төзеде. Ул ассызыклаганча, бу залларда кешеләргә спорт белән шөгыльләнергә мөмкин.
"Бүген, универсаль спорт заллары җитмәгәндә, бу - барысы өчен дә яхшы үрнәк, - диде Игорь Левитин. - Без мондый зур булмаган комплексларның авыл җиренә килүен күптән хыяллана идек. Даими рәвештә эре шәһәрләрдә төзибез, әмма спортның һәркайда мөмкинлеге булырга тиеш».
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Россия Өстәл теннисы федерациясе белән багланышлар яхшы нәтиҗәләр китерде – кыска вакыт эчендә биш яңа үзәк төзелде. "Бу бик яхшы проект карары да, спорт төре дә – өстәл теннисы - ул һәркем өчен ачык һәм бик кирәкле. Сезгә, Александр Михайлович (Бабаков) һәм сезгә, Игорь Евгеньевич (Левитин) ярдәмегез һәм спортны үстерүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәм, әлбәттә, бу спорт заллары безнең яшьләр өчен эшләргә тиеш! Тәүлек буе барып чыкмаячак, әмма алар максималь файдаланылырга тиеш. Хәерле юл!»
Аннары ачылышта Татарстанның Әгерҗе, Апас, Баулы, Ютазы һәм Саба муниципаль районнары башлыклары чыгыш ясады.
Шуннан соң «САБА-Арена» универсаль спорт залында (Байлар Сабасы ш.т.б.) кунаклар өстәл теннисы буенча халыкара ярышларның финал ярышларын һәм өстәл теннисы буенча XXIII ачык шәхси-команда республика ярышларын карадылар.