Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты. Тантаналы вәгазьне Казандагы «Әл-Мәрҗани» тарихи мәчетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сөйләде. Бүген иртән мәчеткә барлыгы 2 мең мөселман җыелды.
Ураза гаете - мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе, ул изге Рамазан аеның тәмамлануын билгели.
Татарстан мөфтие Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды. Дәүләт башлыгы мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, аларның туганнарына һәм якыннарына күрсәткән нәтиҗәле ярдәмен аерым билгеләп үтте.
Шулай ук Камил Сәмигуллин Татарстан Рәисенең Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгатен укыды. Республика Рәисе ассызыклаганча, соңгы вакытта Татарстан мөселманнары тормышында республиканың тарихи елъязмасына кертелгән күп кенә мөһим вакыйгалар булды. Казанның 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булуга ирешүе казанышларны раслады.
Камил Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2025 ел илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Үз вәгазендә мөфти батырлык, ватанпәрвәрлек, Ватанны саклау һәм ярату темасына тукталды.
«Әл-Мәрҗани" мәчете имам Шиһабетдин Мәрҗани (1818 – 1889) исеме белән аталган. Ул үз чорының күренекле мәгърифәтчеләренең һәм дин белгечләренең берсе була. Бүген Татарстан мөфтие кулында Милли музейдан вакытлыча алып торылган Мәрҗани таягы булуы символик мәгънәгә ия. Мәчет 1766-1770 елларда Екатерина II шәхси рөхсәте белән төзелгән.
Бүген "Әл-Мәрҗани» Казанның иң борынгы мәчете һәм күп санлы кунакларны һәм туристларны җәлеп итү үзәге булып тора. Узган ел мәчет БРИКС илләре дәүләт башлыклары Саммитына ныклап төзекләндерелде. Бинада Россия территориясендә ислам тарихы турында интерактив музей ачылган.