ТР Төзелеш министрлыгы: Республиканың 8 муниципалитетында 141 күп фатирлы йортта капремонт эшләре башланды

29.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин гидротехник корылмаларны, күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Гадәттәгечә мәгариф өлкәсе иң зуры санала - быел аңа керүче ремонтлана торган объектлар саны 213 тәшкил итә. Башкарылган төзелеш-монтаж эшләре күләме өлешендә вәзгыять түбәндәгечә. Гомуми белем бирү оешмаларын ремонтлау буенча эшләр 15%ка башкарылган. Мәктәпләрдә функциональ зоналарны ремонтлау тәмамлануга якынлаша - подрядчылар 86% үтәлеш турында хисап тоталар. Өч районда урнашкан өч объект узган ике атнада тапшырылган. Азык-төлек блокларын ремонтлау эшләре башланган.

Бүген подрядчылар 5 объектта эшләр алып бара. Калган 69 объект буенча эшкә июнь башында керешү планлаштырыла. Быел төзекләндерелергә тиешле 11 балалар бакчасының 9ында эшләр бара. Гомуми күләмнең 13%ы үтәлгән. Калган ике объектка апрель азагында керешәчәкләр. 7 ресурс үзәгендә ремонт эшләре актив алып барыла. Зәйдә тагын бер объектта апрель азагына кадәр эшкә керешү планлаштырыла. Гомуми үтәлеш 18% дип бәяләнә.

Тулай торакларны ремонтлау 9%ка үтәлгән: эшләр өч объектта алып барыла. Соңгысы буенча (Кукмара районында) эшкә 14 апрельдән керешәчәкләр. Сәламәтлек саклауда капиталь ремонт программаларына 226 объект кертелгән. Шуларның 117се - фельдшер-акушерлык пунктлары: подрядчылар 68 объектта эшли. Калган 40 объектны апрель урталарында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Программаның гомуми үтәлеше 34% тәшкил итә. Бу атнада 4 муниципалитетта 9 объект буенча эшләр төгәлләнгән.

Яңа республика программасында балаларга сөт ризыкларын таратуның 56 пунктын ремонтлау каралган. 38 шундый объектны подрядчылар эшкә алган. Бүгенгә алар планлаштырган күләмнең 14%ы үтәгән. Калган 18 объект буенча апрель ахырына кадәр эшләр башланачак. Капиталь ремонт быел планлаштырылган 19 стационарның 15ен ремонтлауга керешкәннәр. Әлегә стартта эшләр 9% тәшкил итә. Калган 4 объект буенча подрядчылар шулай ук апрель азагына кадәр керешергә планлаштыралар.

Узган ике атнада күзәтелгән яхшы динамика нәтиҗәсендә участок хастаханәләрен һәм амбулаторияләрне ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре 16%ка җиткән. 16 объект ремонтлана. Саба районында соңгы объект буенча эш апрель урталарында башланачак. 14 поликлиника буенча да эшләр 13%ка башкарылган. Калган өчесе буенча - эшкә апрель ахырына кадәр керешәчәкләр.

«Мәдәният» тармагы буенча республика һәм федераль программаларга 27 объект кертелгән. Аларның зур өлешен авыл мәдәният йортлары тәшкил итә. Алар буенча гомуми үтәлеш 28% дип бәяләнә. Тармак мәгариф учреждениеләре буенча подрядчылар тарафыннан гомуми эш күләменең 37%ы үтәлгән. Өлкәнең калган объектларына килгәндә, подряд оешмалары аларның өчесенә керешкән. Тагын икесе буенча апрель ахырына кадәр эшкә керешәчәкләр.

«Яшьләр сәясәте» өлкәсендә - 34 объект. Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы буенча үтәлеш 17% тәшкил итә - 10 объект ремонтның актив фазасында. Калган икесенә апрель ахырына кадәр керешү планлаштырыла. Бу атнада Ютазы районындагы «Дубравушка» лагереның азык-төлек блогы бинасында эшләр төгәлләнгән. Подрядчылар быел ремонтлау планлаштырылган 4 яшүсмерләр клубында да эшлиләр. Бүгенгә үтәлеш - 15%. Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен капиталь ремонтлау республика программасына 9 объект кертелгән. Эшләр шуның 7сендә бара. Тагын икесенә апрель ахырына кадәр керешәчәкләр. Монда гомуми күләмнең 18%ы үтәлгән. Һәм 7 яшьләр үзәге буенча программа чараларының гомуми үтәлеше 19% тәшкил итә. Чүпрәле районындагы соңгы объект буенча апрель ахырына кадәр эш башланачак. Ремонтлана торган 80 объект Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына карый. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ремонтлау программасы 25%ка үтәлгән. 17 объект ремонтның актив фазасында. Калган 13 буенча эшкә җылы бирү сезоны тәмамланганнан соң керешәчәкләр. Агымдагы атнада Казанда бер объект төзелеп беткән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен ремонтлау эшләре башланган. Агымдагы үтәлеш - 2%. 19 объектта ремонт эшләре башланган. Калган 30ына подрядчылар апрель уртасында керешәчәк.

«Экология» юнәлеше буенча вәзгыять түбәндәгечә. 22 объектта гидротехник корылмаларны ремонтлау, елгалар суларын чистарту һәм күлләрне чистарту эшләре башкарылачак. Шуларның дүртесе - Кайбыч, Буа һәм Алабуга муниципаль районнарында – бу атнада тапшырылган. Тагын 10сы подряд оешмаларында.Калган 8 буенча эшләр апрель ахырына кадәр башланачак. Гомумән алганда, программа чаралары 46%ка үтәлгән. Урманчылыкларның 9 бинасыннан 8сендә капремонт эшләре бара. Чирмешән районында соңгы объект буенча апрель уртасында керешәчәкләр. Гомуми үтәлеш - 37%. Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы 11 бинаны ремонтлауның яртысы үтәлгән. Хисап чорында Чүпрәле муниципаль районында бер объект тапшырылган.

Спорт министрлыгы линиясе буенча 13 объект ремонтлана. Калган 7се буенча эшкә апрель уртасында керешәчәкләр. Эшләрне башкару күрсәткече – 16%. Янгын сүндерү деполарын ремонтлау эшләре 23% дип бәяләнә. Эшләр 4 объектта алып барыла. Питрәч районында соңгы объектта эшләр 7 апрельдән башланачак. Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча узган ике атнада Казанда, Балтач һәм Алабуга районнарында өч объект ремонтланган. Хәзерге вакытта 11 объект ремонтлана. Калган 14 буенча эшләр апрельнең беренче яртысында башланачак. Гомуми үтәлеш - 36%.

Башкарма комитетларны ремонтлау эшләре 61% дип бәяләнә. Бу күрсәткечкә шул исәптән Зәй районында объектны тапшыру хисабына ирешелгән. 19% - хәрби комиссариатларны ремонтлау. Хәзерге вакытта 18 бинаның 11е ремонтлана. Калган 7 объект буенча эшләр апрель ахыры – май башында башланачак. Ике муниципаль архивны ремонтлау өлешендә дә шундый ук процент бар. Җәмәгать судьяларының ике бинасын ремонтлау эшләре 25%ка җиткән. Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау программасы 6%ка үтәлгән. Подрядчылар өч объектка керешкән. Калган 4 буенча эшләр май аенда башланачак.

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында. Быел 911 йортны ремонтларга кирәк, шул исәптән 16сында милекчеләр капремонт фондын махсус счетларда формалаштыра. Программаның гомуми географиясе 42 муниципалитетны үз эченә ала. Бүгенге көндә кыска вакытлы планга үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты Министрлар Кабинетында раслана.

Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды электрон аукционнар уздыру өлешендә эшен дәвам итә. Подряд оешмалары 562 күп фатирлы йортта билгеләнгән,шул исәптән 134 объектта - лифт җайланмаларын алмаштыру, 428 йортта - төзелеш-монтаж эшләрен башкару. Эшләр 8 муниципалитетта 141 йортта башланган. Ике күп фатирлы йортта лифт җайланмалары алмаштырылган. Программа буенча гомуми үтәлеш 5% тәшкил итә. Калган йортлар ремонтның актив фазасына әзерлек этабын уза. График буенча аларга апрель аеннан керешергә тиешләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.