Бүген кич белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы башкаласы Дүшәнбегә эш сәфәренә килде. Иртәгә аның программасында Таҗикстан җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган, ә төштән соң Согдий өлкәсе җитәкчелеге белән сөйләшүләр һәм Хуҗанд шәһәрендә «Таҗикстан - Татарстан» эшлекле форумында катнашу көтелә.
Татарстан эшлекле даирәләре делегациясе Душәнбегә кичә килгән иде. Бүген Таҗикстанның Сәнәгать һәм яңа технологияләр министрлыгында сөйләшүләр булды. Моннан тыш, Россия Федерациясенең Таҗикстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллегендә очрашу оештырылды, анда хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында җентекләп сөйләделәр һәм Татарстан делегациясе әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр.
Иртәгә Татарстан делегациясе Хуҗандта эшлекле форум эшендә катнашачак. Хуҗанд Таҗикстанда зурлыгы буенча икенче шәһәр һәм Согдий өлкәсенең иң төньяк провинциясенең башкаласы булып тора. Ул 2500 ел элек нигез салынган Үзәк Азиядәге иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Хуҗанд борынгы Ефәк юлында зур сәүдә шәһәре булган.
Аның тарихы Александр Македонскийның һәм Чыңгыз хан гаскәрләренең басып алуларына да бәйле. Совет чорында шәһәр Ленинабадка үзгәртелә, ләкин 1991 елда аңа тарихи исемен кире кайтаралар. Бүген Хуҗанд - Төньяк Таҗикстанның мөһим сәнәгать, фәнни һәм мәдәни үзәге. Халыкның күпчелеген этник таҗиклар тәшкил итә, ә шәһәр хәзерге Үзбәкстан һәм Кыргызстан чикләреннән ерак түгел урнашкан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 31 мартта Хуҗандта Таҗикстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында өч илнең дәүләт чикләре тоташу ноктасы турында шартнамәгә кул кую һәм мәңгелек дуслык турында Хуҗанд декларациясен кабул итү тантанасы булды. Әлеге тарихи документка кул кую сәяси, икътисадый һәм мәдәни өлкәләрдә үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртырга мөмкинлек бирер, шулай ук төбәктә инвестицияләр җәлеп итү һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачар дип көтелә.
Асылда, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Фирганә үзәнендә тынычлык урнаштырылганнан һәм документаль рәвештә ныгытылганнан соң эшлекле визит белән бу төбәккә килгән беренче кунаклар. Әлеге эш визиты Россиянең Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан белән хезмәттәшлеген ныгытуда мөһим тышкы сәяси һәм тышкы икътисадый әһәмияткә ия.