Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән очрашты

31.01.2017

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән очрашты. Алар төбәктә мәгариф өлкәсендәге кайбер проектларны гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 

Моннан тыш, Россия Мәгариф һәм фән министры һәм Татарстан Республикасы Президенты Казан (Идел буе) федераль университетын киләчәктә үстерү перспективалары турында сөйләштеләр. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.