Яңалыклар

30.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киң вәкиллекле утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Утырыш «Казан-Экспо» ХКҮдә узды һәм 2023 елда агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланды.

 

30.01.2024

Бүген «Казан-Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киң вәкиллекле киңәйтелгән утырышы уза. Киң вәкиллекле утырыш агросәнәгать комплексының 2023 елгы эш йомгакларына һәм 2024 елга бурычларына багышлана.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

29.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын ябу тантанасында катнашты.

Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында узды.

29.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

29.01.2024

Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, ТР «Динамо» ФСО ОГО рәисе Әсгать Сәфәров динамочыларны ТР "Динамо" ФСО ОГО оешкан көне белән котлады.

27.01.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында киләчәк чәчү эшләренә әзерлек - орлык һәм ашламалар сатып алу, шулай ук техниканы ремонтлау барышы турында хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

27.01.2024

2024 елда республика кимендә 3 млн 150 мең квадрат метр торак төзергә тиеш. Бүгенге көндә план 12%ка үтәлгән, 376 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.

27.01.2024

Бүген Татарстанда "Блокададагы Ленинградта яшәүче" тамгасы белән бүләкләнгән 87 кеше яши. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

27.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гаилә елында күп балалы гаиләләргә һәм МХОдә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта республика Рәисе ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

27.01.2024

Бүгенге көндә карны тиз арада җыештыру һәм читкә чыгару иң мөһим бурыч булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Битләр: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>