Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төштән соң Үзбәкстан Республикасының Нәвои шәһәренә килде.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда эш сәфәрендә.
Нәвои өлкәсе Хакиме белән бергә Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары «Нәвои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге индустриаль парк мәйданчыкларында булдылар.
Объектта төзелеш эшләре бара, сэндвич-панельләр монтажлана, тышкы челтәрләр салына, икенче КПП төзелә.