Яңалыклар

09.04.2025

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән татарстанлыларга намуслы хезмәтләре һәм эшкә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.

09.04.2025

Бүген Кытай Халык Республикасына (КХР), Чунцин шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Чунцин» эшлекле форумында катнашты. Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ил һәм шәһәр җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарлары һәм эшлекле форум уздыру, яңа уртак проектлар турында сөйләшү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

09.04.2025

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан дәүләт аграр университеты коллективына ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручыны тәкъдим итте. Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина катнашты.

09.04.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чунцин шәһәрендә эш сәфәрендә. Чунцин - дөньяда иң зур, аның мәйданы 82 мең кв. км тәшкил итә, халкы якынча 32 миллион кеше.

08.04.2025

Ел саен Россиядә кибермошенниклардан зыян дистәләгән миллиард сум тәшкил итә. Хәйләләргә өлкән яшьтәгеләр генә түгел, статусына һәм белеменә карамастан, яшьләр дә эләгә. Киберҗинаятьләр Татарстандагы башка җинаятьләрнең яртысын тәшкил итә һәм, көрәшнең барлык ысулларына карамастан, мошенниклар гади кешеләр исәбенә баюларын дәвам итә. Онлайн-мошенникларның ешрак нинди схемалар куллануы, банклар, Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура һәм Цифрлы үсеш министрлыгында алар белән ничек көрәшүләре, шулай ук ИТ-җинаятьчеләрнең хәйләләренә ничек эләкмәскә кирәклеге турында бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

08.04.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста генераль директор Алексей Волин җитәкчелегендәге «Космик элемтә» ФДУП делегациясе белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы - иң эре иярчен элемтә операторының Иннополис белән хезмәттәшлегенең мөмкин булган юнәлешләре буенча фикер алышу. Делегацияләргә ИТ-шәһәр һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр.

07.04.2025

Рөстәм Миңнеханов Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу Әбу-Дабида Халыкара инвестицион форум кысаларында узды.

07.04.2025

Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида Халыкара инвестицион форум кырларында Иордания Инвестицияләр министрлыгының генераль секретаре Захер Әл Катарнех белән очрашты.

07.04.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында XIX Россия венчур форумының оештыру комитеты утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә (видеоконференцэлемтә режимында) узды. Утырышта Татарстан Республикасыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм оештыру комитетының башка әгъзалары катнашты.

07.04.2025

Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәүдә министры, Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Омәр Болат белән очрашты. Очрашу Әбу-Дабида инвестицион форум кысаларында узды.

Битләр: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>