Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ханой шәһәренә (Вьетнам) эш сәфәренә килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIII Республика ифтарында булды. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Авиация интерьерлары» ҖЧҖнең инженерлык үзәгендә булды. Предприятиенең үсеш перспективалары турында «Авиация интерьерлары» ҖЧҖ генераль директоры Роман Рамазанов сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең IX съездында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш муниципаль районында 220 урынга исәпләнгән «Умка» балалар бакчасында булды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Комлы Кәвәл авылында урнашкан, аны төзү эшләре 2024 елның апрелендә башланган. Балалар бакчасы бинасы - подвалдагы техник каты белән ике катлы. Территория төзекләндерелгән, анда балалар өчен уен мәйданчыклары урнашкан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогы төзелеше барышы белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Рамадан чатыры» традицион хәйрия проектында катнашты. Рамазан чатыры - ел саен Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән Мәскәү Мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан оештырыла торган мәдәни-хәйрия проекты.
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкчелегендә сезонлы куркынычларга әзерлек буенча бөтенроссия селектор киңәшмәсе узды. Анда гадәттән тыш ведомство башлыгы Александр Куренков катнашты. Видеоконференцэлемтә буенча киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ул «Юл, коммуналь, социаль инфраструктураны алдан үстерү һәм шәһәрләрнең мастер-планнары» стратегик сессиясендә катнаша. Стратегик сессияне Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин (Хөкүмәтнең Координацион үзәге) үткәрә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстан урманнарында һәм торак пунктларында язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелүе турында сөйләделәр. Брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарә башлыгы урынбасары - ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин һәм ТР уман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.