Бүген Үзбәкстанга эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе Хакиме Ботир Зарипов белән очрашты.
Яклар махсус сәнәгать паркын төзү проектын гамәлгә ашыру динамикасы турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бу сәнгать паркы ил Президенты һәм Премьер-министрның шәхси контролендә. "Безнең сәүдә-инвестицион хезмәттәшлекнең аерым юнәлеше – сәнәгать парклары булдыру буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру. "Химград" компаниясе катнашында "Чирчик" химик-индустриаль технопаркы, "Җизак" технопаркы эшли башлады инде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бохара һәм Нәвоидәге агымдагы проектларга да шундый ук игътибар бирелүен ассызыклады. Инвесторларны җәлеп итү мәсьәләсенә аерым тукталдылар.
Рөстәм Миңнеханов инвестор нәкъ менә шушы мәйданчыкны сайласын өчен тулы бер экосистема булдырырга кирәклегенә игътибар итте. Аерым алганда, торак төзергә, предприятиеләр өчен квалификацияле кадрлар әзерләргә мөмкин булырлык уку үзәкләре оештырырга.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов бүген Үзбәкстанга нинди импорт килүен өйрәнергә тәкъдим итте, инвесторларны җәлеп итү буенча максатчан эшләү һәм үзеңдә продукция җитештерү өчен.
Бохара өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнехановка проектка шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.
"Сезнең һәр килүегез безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бөтен команда инвесторларны җәлеп итү өчен тырышып эшли. Без, Сезнең бүгенге тәкъдимнәрегезне исәпкә алып, бизнес-план төзиячәкбез», - дип ышандырды Ботир Зарипов.