Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Визитының төп максаты - "ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу. Форум алдыннан Татарстан Рәисе Бохара, Нәвои һәм Ташкент шәһәрләрендә берничә объектта булачак.