Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына сәфәре кысаларында "Бохара сәнәгатен үстерү комплексы" махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларында булды.
Әлеге объект Үзбәкстан Президенты кушуы буенча Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектә төзелә. Хәзерге вакытта мәйданчыкта җитештерү корпуслары төзелеше тәмамланган.
Рөстәм Миңнехановка мәйданчыкка инвесторларны җәлеп итү буенча нинди эш башкарылуы турында хәбәр иттеләр. Хәзер Бохара сәнәгатен үстерү комплексы администрациясе төрле илләргә чыгып презентацияләр оештыра.
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Бохара өлкәсе Хәкиме барында берничә компаниянең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру турында килешүләр имзаланды. Аерым алганда, алюминий порошогы, автофильтрлар җитештерү буенча.