Бүген, Туган тел көнендә һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар театр сәнгате эшлеклеләре белән очрашты. Очрашу Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов республикада һәм аннан читтә гамәлгә ашырыла торган төрле этномәдәни проектлар күргәзмәсен карады. Аерым алганда, Татарстан Рәисенә татар китаплары, уку әсбаплары, балалар һәм яшьләр өчен анимацион фильмнар, татар милли костюмнары, келәмнәр, музыка кораллары һәм башкалар тәкъдир ителде.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов барысын да Туган тел көне белән котлады һәм республиканың тел һәм мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда татар телен, милли традицияләрне һәм мәдәниятне үстерүгә аерым игътибар бирелә. Бу юнәлештә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге махсус комиссия зур эш алып бара. Республика Рәисе татар иҗат эшлеклеләренең милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләрен югары бәяләде. «Сезнең проектлар, бигрәк тә яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән, традицияләрне һәм заманчалыкны берләштерә», – дип ассызыклады ул.
MOÑ театр мәйданчыгы координаторы Нурбәк Батуллин һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры. Туфан Имаметдинов Әлмәттә «Аркадаш» театраль проекты башланып китүе турында сөйләделәр, ул Татарстанның үзенчәлеген ике лаборатория аша тикшерә: «КАРАШ» (яшь профессионалларның локаль чынбарлыкка нигезләнгән спектакльләре) һәм «АВАЗДАШ» («Әлиф» берләшмәсеннән мифологик темалар). 2025 елның көзендә проект спектакльләр, мастер-класслар һәм халык алдында чыгышлар белән тәмамланачак.
Рөстәм Миңнехановны бу проект белән Әлмәткә киләсе визиты вакытында танышырга, шулай ук Әлмәт татар дәүләт драма театрына барырга чакырдылар.
ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Нияз Игъламов Казанда 16 нчы «Кәсеп» яшь режиссура фестивале узуы турында сөйләде, анда бөтен Россиядән театр коллективлары үз эшләрен тәкъдим итә. Фестивальне үстерү өчен, режиссерларны, драматургларны, хореографларны һәм башка экспертларны җәлеп итеп, белем бирү программасын көчәйтү планлаштырыла. Бу проект милли театр сәнгатен үстерү өчен мөһим мәйданчык була ала.
«Апуш» студиясе кураторы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина республика җитәкчелегенә балалар театр иҗатын актив үстерергә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Театрны балалар арасында популярлаштыру өчен Әтнә районында белем бирү программасы булган театр лагере оештыру планлаштырыла. Әлеге проект Татарстанның театр студияләре өчен еллык практикага әверелергә мөмкин.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев театрның яңа бинасына югары бәя бирде. Ул билгеләп үткәнчә, һәр киңлек җәлеп ителгән, яңа диварларда инде беренче спектакльләр уйналган, яңа куелышлар әзерләнә.
Очрашуда шулай ук татар театрына нигез салучы Галиәсгар Камалның һәм татар язучысы Аяз Гыйләҗевның истәлеген мәңгеләштерергә, алар хөрмәтенә һәйкәлләр куярга тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика татар театр сәнгатенә ярдәм итү инициативаларын хупларга әзер. "Күтәрелгән мәсьәләләр бик актуаль. Без бергәләп өстенлекле бурычларны билгеләячәкбез һәм аларны хәл итү юлларын табачакбыз», – дип йомгаклады ул.
Очрашу азагында Татарстан Рәисе җыелучыларга актив позицияләре һәм татар мәдәни мирасын саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.