Яңалыклар

10.05.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрделәр. 

10.05.2017

Быел Татарстанда чәчү эшләрен 20 майда төгәлләү бурычы тора. Зәй һәм Сарман районнарында тәмамланып килә.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

10.05.2017

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit - 2017” халыкара икътисад саммитына әзерлек буенча оештыру комитетының утырышын уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

10.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь белән очрашты. Ул ассызыклаганча, Татарстан КХР белән булган мөнәсәбәтләрне югары бәяли. Бүген республика Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, берничә Кытай провинциясе, компанияләре һәм вузлары белән ныклы элемтәдә тора, дип хәбәр итте Татарстан Президенты. 

10.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты 2017 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын үткәрде. ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

09.05.2017

Бүген Җиңү Көнендә Казанда "Үлемсез полк" акциясе узды. Тантаналы йөрештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар катнашты. 

09.05.2017

Казанда Меңьеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан бәйрәм Парады узды.  Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дәүләт эшлеклеләре белән беррәттән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.

09.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Җиңү паркындагы Дан Мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.

09.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрбиләрнең каберләренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды.

09.05.2017

«Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле татарстанлылар! Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан сезне чын күңелдән тәбрик итәм! 1945 елның 9 маенда илебез башкаласы Мәскәү шәһәре күгендәге бәйрәм салюты кешелек тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның тәмамлануы турында хәбәр бирде».

Битләр: << 1171 1172 1173 1174 1175 ( 1176 ) 1177 1178 1179 1180 >>