Рөстәм Миңнеханов "Үлемсез полк" акциясендә катнашты

09.05.2017

Бүген Җиңү Көнендә Казанда "Үлемсез полк" акциясе узды. Тантаналы йөрештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар катнашты. 

Быел Казандагы чарада 120 меңнән артык кеше катнашу теләген белдерде. Кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары фотоларын күтәреп барды. Чара Татарстанның башкаласында гына түгел, ә бөтен районнары һәм шәһәрләрендә узды. 

Татарстан Президенты узган елдагы кебек атасы ягыннан абыйсы - Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы - фотографиясен тотып барды. 19 яшендә ул фронтка китә, 359 ату полкы составында сугышта катнаша. 1941 елның 15 декаберендә көчле сугыш нәтиҗәсендә һәлак була. 

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бабасы Яковлев Владимир Устинович фотосын тотып барды. 

Күп санлы маршта катнашучылар Ирек мәйданы - Карл Маркс ур. - Лобачыевский ур. - Кремль ур. - Беренча май мәйданы - Меңьеллык мәйданы маршруты буенча уздылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев