Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәре (Югары Ослан муниципаль районы) үсешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачып билгеләгәнчә, бүгенгә төп мәсьәләләр - Иннополиска яңа резидентларны җәлеп итү эше һәм Иннополис территориясендә эшләүче компанияләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alstom Россия компаниясе президенты Филипп Пегорье белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Alstom Россия компаниясе вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында 2016 елда авыл хуҗалыгы оешмалары 5 меңнән артык берәмлек техника һәм җиһазларны алган, гомуми бәясе 6 млрд. сум тирәсе. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хабәр итте.
Киңәшмәне видеконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында техника күләме турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, техника паркын максатчан яңарту - җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәлегенең төп факторларының берсе.
Татарстан Республикасында 2017 елның 3 февраленә 339,5 мең кв. м. торак, ягъни планның14,1%ы гамәлгә кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән уртак утырышында катнашты.
Коллегия «2016 елда Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү ярдәмче территориаль системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2017 елга бурычлар кую» темасына багышланды.
Чарада катнашучыларга ведомствоның 2016 елдагы эшчәнлеге турында видеофильм күрсәттеләр.
XIII Бөтенроссия Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-гамәли спорт ярышларын һәм VIII Идел буе региональ үзәге Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-гамәли спорты чемпионаты бүген Казанда ачылды.
Чарада Россия регионнарының командалары катнашты.
Ачылу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
Бүген Иннополиста Попов исемендәге технопаркта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегиядә татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Антон Дроздов, "Сбертех" АҖ генераль директоры Алиса Мельникова, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Минтимер Шәймиев һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Зур Кызыл урамында бара торган төзелеш мәйданчыгында булдылар.
Аларны ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” республика фондының Административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары , “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов, “ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” ДКИ директоры урынбасары Станислав Шырыбыров озата йөрде.
Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия Элемтә һәм масса күләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сбертех» АҖ генераль директоры Алиса Мельникова белән очрашты.
Очрашу Иннополиста узды, анда шулай ук Россия Элемтә һәм масса күләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов һәм «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КББ башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.