Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрбиләрнең каберләренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды.
Колонна алдыннан кулларына венок күтәргән мактаулы каравыл барды. Чәчәкләр куйганнан соң, чарада катнашучылар сугышта һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң автоматлардан өч мәртәбә залп бирделәр һәм курсантлар башкаруында Россия гимны яңгырады.
Россия гимны төгәлләнгәч, хәрби оркестр Татарстан гимнын башкарды – бу вакытта күккә ак күгәрченнәр күтәрелде. Шуннан соң ветераннар, Суворов училищесы кадетлары, “яшьармиячеләр”, түрәләр һәм депутатлар һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Алексей Песошин шулай ук Арча зиратында генерал-майор Рәхим Мәксүтовка куелган һәйкәлне (аны кичә, 8 май көнне ачтылар) карады. Эзтабарлар отряды вәкиле республиканың Премьер-министрына Татарстанда туып үскән командирның кылган батырлыклары хакында сөйләде.
Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераны, Казан шәһәре халык депутатлары Советы башкарма комитетының элеккеге рәисе Александр Бондаренко каберенә дә чәчәкләр салды.