Яңалыклар

18.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге илләренең Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге илләренең Яшь дипломатлары форумы Россия белән ислам дөньясы дәүләтләре арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү буенча нәтиҗәле мәйданчык булып тора.

18.05.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты.

18.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Хөсәен Дириоз Төркия белән Татарстан арасында алга таба сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү турында сөйләштеләр. 

18.05.2017

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Мәскәү “Сколково” идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов «Мин: 2.0. Һәрберебезнең трансформациясе мөһимлеге» темасына лекция укыды. Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомостволары җитәкчеләре тыңлады.

18.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties компаниясе (БГӘ) җитәкчесе Мөхәммәд Али Рашед Әл-Әббар әфәнде белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов эш кабинетында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм Дубайда Татарстан Республикасы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов катнашты. 

17.05.2017

Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров чакыру буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов Әхмәт Хаҗи Кадыров истәлегенә багышланган Көч куллану структуралары арасында тактик ату буенча Чечня Республикасының V ачык Чемпионаты кунаклары булдылар. 

Чемпионат Гудермес шәһәрендә Халыкара махсус билгеләнештәге көчләрне укыту үзәгендә уза. Биредә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән махсус билгеләнештәге көчләр махсус әзерлек үтәләр. Рамзан Кадыров һәм Чечня Республикасы Башлыгы ярдәмчесе, Федераль илкүләм гвардия хезмәтенең ЧР буенча Идарәсе башлыгының беренче урынбасары Даниил Мартынов үзәк буенча кыска экскурсия үткәрделәр. 

 

 

17.05.2017

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышында  Р.Н.Миңнеханов исемендәге илкүләм премиягә дәгъва конкурсына йомгак ясалды, бу премия, Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре белән мәдәни һәм милли традицияләрне үзара баету, диниара һәм инсаниара диалогны үстерү йөзеннән, үзара аңлашуны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга кертелгән өлеш өчен бирелә. 2017 ел конкурсында җиңүчеләр – Төньяк Осетия - Алания Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Хаҗиморат Гацалов – басмалары сериясе һәм «Россия һәм ислам: һөҗүмнәр үткенлегендә» китабындагы авторлыгы өчен һәм Алексей Китайцев – "Корольләр кылычы. Фәрид Сәйфелмөлеков" документаль фильмында режиссерлык эше өчен.

17.05.2017

Бүген Россия Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм Россия Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында булды.

Аларны ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР  Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы” АҖ генераль директоры Ренат Мистахов озата йөрде.

17.05.2017

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышында һәм "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитында катнашучыларны сәламләү телеграммасын юллады. 

 

17.05.2017

Бүген Грозный шәһәрендә (Чечня Республикасы) «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең III утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укудан башланды. Ил башы телеграммасын Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов укыды. Пленар утырышның модераторы - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләре институтының Цивилизацияләр партнерлыгы директоры һәм Төркем координаторы Вениамин Попов. Утырышта катнашучыларны сәламләү сүзе белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикаса Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров, Дагыстан Республикасы Башлыгы Рамзан Абдулатипов, Крым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов мөрәҗәгать иттеләр. 

Битләр: << 1171 ( 1172 ) 1173 1174 1175 1176 1177 1178 1179 1180 >>