Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе әгъзасы Минтимер Шәймиев РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова һәм РФ спорт министры урынбасары –статс-секретарь Наталья Паршикова белән очрашты.
Бүген Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская 2016 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары һәм ирекләре үтәлеше турында доклад белән чыгыш ясый.
Казанның "Корстон" комплексында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
Декабрь уртасыннан хәзерге көнгә кадәр Татарстанда 242 тапкыр А(Н3N2) грипп белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның 93е балалар. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Evolen ассоциациясе (Франция) вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков Франция күп еллар дәвамында Татарстан өчен ышанычлы партнер санала, дип билгеләде.
Бүген Казанда РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге координацион советы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Социаль иминият фонды рәисе урынбасары Алексей Руденко, “РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге” идарәчесе Рамил Гайзатуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте.
Гадәттәгечә утырышта узган елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга компаниянең бюджеты расланды.
“Хөрмәтле дуслар!
80 яшьлек юбилей көннәрендә минем белән таныш һәм таныш булмаган бик күп кешеләрдән котлаулар алдым. Массакүләм матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә булган күпсанлы котлаулар да шатландырды.
Игътибарыгыз, яхшы мөнәсәбәтегез һәм изге теләкләрегез өчен чын күңелемнән зур рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәмегез күңелдән күңелгә күчүче яңа эшләргә рухландыра.
Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим. Минтимер Шәймиев”.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Конфедерацияләр Кубогын уздыруга әзерлекнең барышы турындагы мәсьәлә буенча «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы матчларына әзерләнү тәмамланып килә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли «Хәзерге заман шартларында лидерлык» темасына лекция сөйләде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренә әзерлек турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.