Бүген Татарстан Республикасы Президенты 2017 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын үткәрде.
ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, гыйнвар – март айларында Татарстанда җитештерелгән аракыны ваклап сату 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 процентка арткан. “Татспиртпром”да алкоголь продукциясен җитештерү 25 процентка арткан. Республикада сыйфатсыз алкогольдән агуланучылар саны 23,6 процентка кимегән: 2016 елның беренче кварталында 199 булган булса, быел 152 очрак теркәлгән.
“Бу күрсәткечләр безгә тынычланырга сәбәп түгел. Быел өч ай эчендә 25 районда сыйфатсыз алкогольдән агулану нәтиҗәсендә - 64 үлем очрагы”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Балык Бистәсе районында хәлләр гаять начар. 100 мең кешегә 19,2 агулану туры килсә, 100 мең кешедән 15,3е үлем очрагы. Чагыштыру өчен, Татарстан буенча алкогольдән агулану 100 мең кешегә уртача 3,9 очрак туры килсә, 100 мең кешедән 1,7е үлем факты теркәлгән.
Шулай ук Әтнә, Лаеш, Менделеевск һәм Югары Ослан районнарында агулану нәтиҗәсендә үлем очраклары күп.
“Балалар һәм үсмерләр арасында агулану очраклары борчый. Андый хәлләр Бөгелмә, Чаллы, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә күзәтелә”, – дип шәрехләде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау һәм күзәтчелек органнарына законсыз рәвештә алкоголь продукциясен сатуны, законсыз алкоголь әйләнешен туктату, суррогатларны сатуны тыюда күзәтчелекне көчәйтергә кирәклеген йөкләде.
Өстенлекле бурыч итеп, Татарстан Президенты “Халык контроле” системасын киңрәк җәелдерүне билгеләп үтте. Бүген 14 муниципалитетта: Чаллы, Казан, Түбән Камада, Әлмәт, Зәй, Алабуга, Тукай, Мамадыш, Әгерҗе, Нурлат, Спас, Лаеш, Апас, Яшел Үзән районнарында бу эшкә кушылып киткәннәр.
Аннан доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко чыкты. Ул 2017 елда беренче квартал йомгаклары буенча 690 субъектта 809 канун бозу очрагы булуын җиткерде. Күпчелек очраклар Казан, Чаллы,Түбән Камада күзәтелгән – болар лицензия эшчәнлеге һәм төнлә аракы сату белән бәйле. Канунсыз әйләнештән 33 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган. 5 миллион сумлык штраф салынган.
Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Игор Марченкога Татарстан Республикасы Рәхмәтен тапшырды.