Яңалыклар

07.04.2017

"Казаноргсинтез" ГАҖ керемне 2020 елга 100 млрд. сумга кадәр җиткерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" ГАҖ акционерларының еллык җыелышыннан соң булган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

07.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  "Казаноргсинтез" ГАҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты. 

Чара акционерлык җәмгыятенең 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланды. 

Төп доклад белән "Казаноргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, узган елда акционерлык җәмгыятенең финанс күрсәткечләре уңай булуын искәртте. 

06.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендәге Россия федераль атом-төш үзәгендә – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтында (РФЯЦ-ВНИИЭФ)  булды.

Татарстан Республикасы Президенты монда Лазер физикасы институты һәм  Теоретик һәм математик физика институтының исәпләү үзәге эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнехановка җирле галимнәрнең эшләнмәләрен, аерым алганда, супер-ЭВМ һәм суперкомпьютер технологияләре өлкәсендәге  экспонатлар күрсәттеләр.

06.04.2017

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин бүген Татарстанга килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин каршы алды.

06.04.2017

Бүген Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко губернаторлар – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) әгъзалары белән очрашты

Очрашуда Россия Федерациясенең12 субъекты башлыкары – Татарстан Республикасы Президенты, Башкортостан Республикасы башлыгы, Мордовия Республикасы башлыгы, Алтай крае, Красноярск крае, Пермь  крае, Калуга өлкәсе, Липецк өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Самара өлкәсе, Төмән өлкәсе, Ульяновск өлкәсе губернаторлары катнашты.

06.04.2017

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләр губернаторлары – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу эшлекле иртәнге аш форматында узды.

Очрашуда катнашучылар илнең инновацион төбәкләрен киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре һәм юнәлешләре турында фикер алыштылар.

06.04.2017

Төзелеш комплексы Татарстан Республикасы икътисадының иң мөһим секторларының берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин “Татарстан Республикасы төзүчеләре берлеге” ассоциациясенең VIII нче еллык отчет-сайлау җыелышында хәбәр итте.

Бу чара бүген Казанда, “Корстон” комплексы мәйданчыгында узды, анда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

06.04.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында берничә очрашу уздырды. 

Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашуында "Яшь профессионаллар" СИА юнәлеше директоры Дмитрий Песков, СИА коммуникацияләр буенча директоры Игорь Карачин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнаштылар. 

05.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Астра Курме белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

05.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IV киңәйтелгән утырышын уздырды.  

Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, шулай ук 400гә якын эшкуар катнашты.  

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов бизнес-секторның көн үзәгендәге проблемаларын хәл итү өчен әлеге мәйданчыкның бик мөһим булуын билгеләп үтте. Бүген 50 проект төркеменә 1000 эшкуар һәм 250ләп дәүләт хакимияте структурасы вәкилләре җәлеп ителгән. Ел саен 300ләп утырыш уздырыла.  

Битләр: << 1171 1172 1173 ( 1174 ) 1175 1176 1177 1178 1179 1180 >>